Казанга АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман килде. Бу аның Татарстанга беренче визиты.
Татарстан башкаласында дипломат 27 февральгә кадәр булачак. Сәфәре барышында ул инде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. АКШ дипломатия миссиясе башлыгы шулай ук “Иннополис”та, Казандагы ТЭЦ-3 һәм кайбер югары уку йортларында булачак, Казанның истәлекле урыннарын караячак һәм республикабызның бай мәдәни мирасына хөрмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә “Татар-Информ” МА.