2018 елда Чаллыда ике ресурс үзәге – политехник һәм педагогик көллиятләр ремонтлана, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.
Республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк акчага ресурс үзәкләрендә түбәләр төзекләндереләчәк, тәрәзәләр алыштырылачак һәм ишекләр яңартылачак. Моннан тыш, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын ремонтлау планлаштырыла. Барлык эшне агымдагы елның 20 августында тәмамлау карала.