2007 елдан Россиядә “Ана капиталы” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Шушы вакыт эчендә Татарстанда программа кысаларында 248 мең яшь гаилә ана капиталы сертификатлары алды. Аларга 70 миллиард сумнан күбрәк дәүләт ярдәме күрсәтелде. Программада катнашучыларның 80 проценты бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итте. Шулай ук күп кенә татарстанлылар ана капиталын балага мәктәпкәчә белем бирүгә тота, дип яза “Татар-информ” МА.
Шуны исегезгә төшерәбез, ана капиталын алу хокукы, аны гамәлгә ашыру һәм бирү тәртибе 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль закон белән беркетелгән. Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 29 декабрендәге Указы белән ана гаилә капиталы программасының гамәле 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы хокукы алу өчен гаиләдә икенче яисә өченче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы шарт. 2018 елда ана капиталы 453026 сум тәшкил итә.