Түбән Камада халыкның шәһәр җитәкчелеге белән традицион очрашулары башлана

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 26 февраленнән 2 мартына кадәр Түбән Камада микрорайоннарда яшәүчеләрнең шәһәр җитәкчеләре белән “Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү” форматында ел саен була торган очрашулары узачак. Әлеге чараларда 2017 елга йомгак ясалачак, 2018 елга шәһәр алдында торган төп бурычлар билгеләнәчәк, шулай ук халыкның үз микрорайоннарында һәм шәһәрдә яшәү сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәре тыңланачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты хәбәр итә.
“Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү” очрашуларының мәктәпләргә һәм йортларга бәйле төгәл графигы монда урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International