Болгарда, “Олимп” универсаль спорт залында авыл җирлекләре командалары арасында Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) фестиваленең кышкы сессиясе финал этабы узды. Ярышларда Спас муниципаль районының барлык җирлекләре командалары катнашты, дип хәбәр итә “Новая жизнь” газетасы.
Спорт бәйрәме белән аларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады.
Фестивальдә катнашучылар турникта гәүдәне күтәрү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, гимнастик эскәмиядә алга иелү, йөзү кебек күнекмәләрдә ГТО нормативлары тапшырды. Соңгы сынау “Дулкын” ябык бассейнында оештырылган иде.