Татарстанда  Ватанны саклаучы айлыгында 300 меңнән күбрәк кеше катнашты

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Татарстанда  Ватанны саклаучы көненә багышланган граждан-патриотик тәрбия һәм саклау-масса эше айлыгы тәмамланды. Анда республикабызда яшәүче 320 мең кеше катнашты.
Аерым алганда республика мәктәпләрендә 687 кыюлык дәресе узды, анда 28 меңләп бала сабак алды. Моннан тыш, 50 меңләп татарстанлы спортның хәрби-гамәли төрләре буенча 578 чарада көч сынашты. Шәһәр һәм районнарда 1128 тантаналы чара үткәрелде, аларда 52 меңнән күбрәк кеше булды. 46 мең укучы катнашында ветераннар белән 739 очрашу оештырылды. Бу айлыкта Татарстанда 4,5 меңләп чара уздырылды, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International