“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе эмблемасына конкурс башлана

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

1 мартта Татарстанда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе эмблемасына конкурс башлана. Ул ябык була һәм катгый рәвештә Совет әгъзалары – республика муниципаль берәмлекләре арасында уздырыла. Гаризалар кабул итү һәм конкурс эшләрен сайлап алу 2018 елның 1 маенача дәвам итәчәк. 
Конкурста катнашу өчен материаллар электрон төстә Almaz.Zalyalov@tatar.ru электрон почта адресына яисә кулдан Советка: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7нче йорт, 116нчы кабинетка җибәрелергә тиеш, анда Совет әгъзасы –муниципаль берәмлек атамасы күрсәтелә.
Конкурста бер катнашучыдан тапшырылган эшләр саны чикләнми. Эшләр кәгазьдә ясалган вариантта (акварель, гуашь, акрил, төсле карандашлар, тушь, пастель һ.б.) һәм компьютер графикада (.bmp, .gif, .cdr форматларында) бирелергә мөмкин.
Конкурска йомгак 2018 елның 15 маеннан соңга калмыйча ясалачак. Анда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү Совет Призидиумы утырышында булачак. Алар мактау дипломнарына һәм 30 дан алып 5 меңгә кадәр акчалата призларга лаек булачак.
Конкурс турында Нигезләмә белән монда танышырга була. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International