Лениногорскида халык иҗаты фестивале булып узды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорскида “Күпмилләтле Ленигорск – Дуслык салават күпере” дигән муниципаль халык иҗаты фестивале булды, ул Халыкара  туган тел көненә багышланды.
Фестивальдә шәһәр һәм район мәктәп укучылары катнашты. Алар рус, татар, чуаш, мордва, башкорт, таҗик, үзбәк, әрмән, төрекмән һәм гарәп телләрендә халык җырлары, шигырьләр, төрли  милли биюләр башкардылар. Шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре конкурсы оештырылды, анда 8 номерлы шәһәр мәктәбе, Яңа Сережкино төп мәктәбе һәм Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары катнашты, дип хәбәр итә Лениногорск муниципаль районы рәсми сайты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International