Тәтеш муниципаль районында гражданнарның традицион җыеннары дәвам итә, аның барышында 2017 елда авыл җирлекләре үсешенә йомгак ясала һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә.
Кичә Келәш авыл җирлегендә яшәүчеләр җыены булды. Ә бүген шундый ук чаралар Байраш һәм Алабирде авыл җирлекләрендә узды. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясеннән соңгы ике җыенда Советның Юридик идарәсе җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Хәмәтов катнашты.