Рөстәм Миңнеханов республика районнары башлыкларын бизнеска игътибарны арттырырга чакырды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Үз бизнесыңны башлап җибәрү, бюрократик киртәләрне узу – гаять кыен һәм катлаулы эш. Татарстанда бу мәсьәләләрне хәл итү муниципалитетларда төзелүче сәнәгать мәйданчыкларына йөкләнгән. Бүген урыннарда шундый 63 мәйданчык эшләп килә, алар шәһәрләрдә һәм авыл районнарында мәшгульлек дәрәҗәсен саклап калырга, шулай ук өстәлмә бәя булдырырга тиеш.
Инде 2020 елда ук Татарстанда сәнәгать мәйданчыклары санын 100гә җиткерүне планлаштыралар. Моның өчен хәзер республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча яңа парклар төзелешен финанслауны яңарту мәсьәләсе карала.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Казанда узган уртак коллегиясендә шундый мәгълүмат җиткерелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, башка рәсми затлар катнашты.
«Республикада 63 сәнәгать мәйданчыгы эшли, ләкин 10 районда алар бөтенләй юк. Бу Әтнә, Әлки, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Тукай, Чирмешән районнары. Мин һәр муниципалитетта берничә мәйданчык булырга тиеш дип саныйм. Һәм классик бизнестан тыш аларда җитештерү урыннары булдырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов, коллегиядә чыгыш ясап, дип яза TatCenter.ru интернет-порталы.
Татарстан Президенты шулай ук гамәлдәге объектларның комплектланмаган булуы проблемасын хәл итәргә кушты. Аның сүзләренчә, алты районда сәнәгать мәйданчыкларында 1-2 генә резидент эшли. «Бу шоу-рум кебек. Моңа юл куярга ярамый. Без ул мәйданчыкларны болай гына ачу бурычы куймадык, аларда резидентлар булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, федераль үзәктән финансланган ике мәйданчыкта да нәтиҗәлеккә ирешеп булмады. «Эшкә җигелегез. Бу тема өстәнлекле булырга тиеш», –дип  ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International