Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясе булды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

2018 елда Казанда урам-юл челтәрен төзекләндерүгә 5,5 миллиард сум акча тотылачак. Бу акчага, аерым алганда, футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутлары буенча 39 участокны һәм юл-транспорт һаләкәте еш була торган 93 участокны тәртипкә китерәчәкләр, 83 урамны, 14 тротуарны, торак массивлардагы 59 урамны, шул исәптән, 100 еллыгы уңаеннан Юдино бистәсендәге 24 урамны төзекләндерәчәкләр. Шулай ук шәһәрдә яңа светофорлар, юл билгеләре, куркынычсызлык киртәләре кую һәм ясалма юл тигезсезлекләре булдыру да каралган.
Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының 24нче сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Казан ратушасында узган бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип яза «Татар-информ» МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International