Югары Ослан муниципаль районында яңа терлек сую пункты ачылды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында яңа терлек сую пункты ачылды. Объектны индивидуаль эшкуар Нияз Шәрапов төзеде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Пункт көнгә 25 баш мөгезле эре терлек яисә 30 баш дуңгыз суюга исәпләнгән. Ул заманча җиһазландырылган һәм барлык ветеринария-санитария таләпләренә җавап бирә. Киләчәктә монда ит эшкәртү һәм ярымфабрикатлар җитештерү цехы җиһазлау планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International