Тәтеш муниципаль районының Олы Тормы авылында гражданнар җыены узды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районының Олы Тормы авылында бу авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышы булып үтте. Чарада Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Аркадий Семенычев катнашты. Җыенда җирлекнең 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Аерым алганда, башкарган эшләре турында отчет белән Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салихов, "Новая Заря" ҖЧҖ җитәкчесе Илхам Хисамов, җирлек буенча участок вәкаләтле полиция хезмәткәре Илнур Тимеркәев һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук 2018 елда муниципалитет үсеше юнәлешләре билгеләнде һәм халыкны кызыксындырган мәсьәләләр тикшерелде. Җыен азагында җирлек үсешенә аеруча зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International