2017 елда Татарстанда “Көндәлек тормышны уныйлы итүгә биш адым” моношәһәрләргә ярдәм федераль программасын гамәлгә ашыруга 2 миллиард сум тотылды, дип яза “Татар-информ” МА.
Бу акчага узган елда Зеленодольскида паркны төзекләндерү тәмамланды, “Авангард” стадионы реконструкцияләнде. “Ремешка” шәһәр пляжы торгызылды. Шулай ук спортчылар һәм экстремаллар өчен үзәк төзелеше башланды.
Түбән Камада исә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә яраклаштырылган яңа шәһәр пляжы булдырылды. Лемаев мәйданы һәм скверы яңартылды, анда төрле яшьтәге балаларның иҗади шөгыльләнүе өчен биш мәйданчык төзелде.
Чаллыда 2016 елда башланган Кәрим Тинчурин исемдәге бульварны һәм Шишкин бульварын төзекләндерү эшләре тәмамланды. Чистайда иң эре проектларның берсе Карла Маркс урамындагы бульварны реконструкцияләү булды.
Алабугада иске мәйдан урынында актив ял, спорт, йөрү һәм балалар өчен зоналары булган “Гуляй-парк” пәйда булды. Моннан тыш, Хәтер мәйданы яңартылды, рәссам Иван Шишкин һәйкәле янындагы территория һәм Собор мәйданы төзекләндерелде, Нечаев скверы күркәмләндерелде. Менделеевскида “Дуслык паркы” төзелде, Туйма елгасы ярында “Ушков утраулары” паркы булдырылды.
Шәһәр объектларын төзү һәм яңарту җирле халык теләгенә нигезләнеп сайланды.