Бүген Россия Президенты Владимир Путин 14нче тапкыр еллык юллама белән Федераль Җыенга мөрәҗәгать итә. Дәүләт башлыгы чыгышы алдагы еллардагы кебек Кремльнең Георгий залында түгел, ә Зур Манежда уза. Бу чакырылучыларның бик күп булуы һәм күренешне яхшырту зарурлыгы белән бәйле.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектлары закон чыгару җыеннары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул санда төбәкләр иҗтимагый палаталары башлыклары, иң эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша.
Россия Президенты чыгышының даими яңартылучы тексты белән биредә танышырга була. Чараның онлайн-трансляциясе монда алып барыла.