Тәтештә муниципаль район авыл җирлекләре башлыкларының семинар-киңәшмәсе булды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш шәһәрендә муниципаль район авыл җирлекләре башлыкларының семинар-киңәшмәсе  булды. Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе урынбасары Лилия Фәррахова һәм башкалар катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, аларның көндәлек эшләрендә килеп туган проблемалар билгеләнде. Шулай ук район муниципаль җәмәгатьчелегенең тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычлары ачыкланды. Урыннарда җирлекләр башлыклары белән мондый очрашулар гадәткә керер дип көтелә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International