Түбән Камада эш башлаучы эшкуарларны түләүсез укытачаклар

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Эшкуарлык фабрикасы” проекты Түбән Камадагы “Ковёр” яшьләр инициативасы үзәге базасында бизнесменнар өчен “Старт-Фабрика Х” проектының чираттагы курсын ачып җибәрде. Исегезгә төшерәбез, әлеге курс Түбән Камада “Яшь эшкуар мәктәбе” муниципаль проекты белән берлектә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә район башлыгы матбугат хезмәте.
“Старт-Фабрика Х” – түләүсез интенсив, ул бизнесны үстерү буенча белем бирү һәм гамәли курсны үз эченә ала. Курс 2 ай дәвам итә, ул тәмамлангач, иң яхшы проектлар Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәмен алачак, шулай ук “Старт-Фабрика Х”ның Кама аръягында җиңүчесе проекты үз эшен үстерүгә 300 мең сум инвестиция алачак. “Мәктәпләр” үз проектларын шәхси тәртиптә тәкъдир итеп, инвестицияләр алырга мөмкин.
Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне була. Атна саен, остазлары белән бергә, курста катнашучылар эшкуарлыкның төрле өлкәләрен (маркетинг. салымнар, партнерлык, сату, бизнес-математика һ.б.) өйрәнәчәк һәм белемнәрен үз бизнесларында гамәлгә ашырачак. Курста төп блоктан тыш өстәмә очрашулар һәм 2-3 сәгатьлек HARD- биремнәре дә булачак. Болар барысы да курсларда катнашучыларга бизнес-җәмәгатьчелеккә тагын да тирән керергә һәм бизнес өлкәсендә файдалы тәҗрибә һәм белемнәрне күбрәк алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International