Бүген Тәтеш муниципаль районының Килдеш һәм Олы Тархан авыл җирлекләрендә гражданнарның традицион җыеннары булып узды. Аларда муниципалитетларның 2017 елдагы үсешенә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде.
Халыкның район җитәкчелеге белән очрашуларында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.