Бүген «Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы» Ассоциациясе җирле үзидарәнең көн кадагындагы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе уздырды. Утырыш төбәкләргә видеоконференция режимында трансляцияләнде. Киңәшмә көн тәртибенә 2018-2022 елларда урыннарда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохиты булдыруга иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре кертелгән иде. Моннан тын, утырыш кысаларында 2017 елда «Иң яхшы муниципаль гамәл» Бөтенроссия конкурсы уздыру анализы китерелде, шулай ук 2018 елда шул кысалардагы эш юнәлешләре билгеләнде. 2018 елда илдә җирле үзидарәнең торышы турында Россия Хөкүмәтенә Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы докладын әзерләү хакында да сүз барды.
Чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Советның башка җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль җәмәгатьчелек вәкилләре булды.