Бүген Казанда Татарстан фермерлары, крестьян утарлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясенең XVIII корылтае булды. Игенчеләр сараенда узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян утарлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, шулай ук район фермерлар ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда 450 меңнән күбрәк шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 5 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыклары бар. 2017 елда кече хуҗалык итү формалары тарафыннан Татарстан авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләменең яртысы – 130,5 миллиард сумлык товар җитештерелгән (крестьян-фермер хуҗалыклары - 24,2 миллиард сум, шәхси ярдәмче хуҗалыклар - 106,3 миллиард сум). Узган елда аларга дәүләт татрафыннан ярдәм йөзеннән 2 миллиард сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде.