Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Чаллыда булды. Аның Автоградка баруының төп максаты – җирле территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре белән киңәшмәдә катнашу иде. Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров, Чаллы районнары администрацияләре башлыклары һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Чаллыда территориаль җәмәгать үзидарәсе хәрәкәтенең торышы турында киңәшмәдә катнашучыларга шәһәр Башкарма комитетының беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. 2017 елда башкарган һәм 2018 елга планлаштырылган эшләре хакында җыелганнарга "39нчы комплекс", "Безнең йорт", "Кояшлы" территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре белдерде. Татарстанда территориаль җәмәгать үзидарәсе үсеше темплары белән хезмәттәшләрен Сергей Столяров таныштырды.
Утырыш башланганга кадәр Әгъзам Гобәйдуллин яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеген тантаналы ачуда булды. Бу ярышлар 4 мартка кадәр дәвам итә.