1 марттан 3 мартка кадәр Татарстан VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенын кабул итә. Бу чарага илебезнең 38 төбәгеннән 750дән күбрәк кече бизнес, фермерлар һәм шәхси йорт хуҗалыклары вәкилләре җыелды.
Җыен кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын, крестьян фермер хуҗалыкларын, умартачылыкны үстерү, әзер продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен биш мәйданчык оештырылды.
Кичә җыенда катнашучылар Әлки муниципаль районында булды, анда татар авылын комплекслы үстерү гамәле һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән таныштылар, шулай ук эшлекле багланышларны җайга салу мөмкинлеге алдылар.
Хәзер Казанда җыенның пленар утырыш бара. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнаша.
Чараны онлайн-трансляцияләү монда оештырылган.