2018 елның 10-12 апрелендә Бишкек шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) иң яхшы муниципаль гамәлләрнең V Халыкара форумы булачак.
2013 елдан башлап бу форумның инициаторы һәм төп оештыручысы булып Россия шәһәрләре берлеге тора. Әлеге чараның төп максаты – җирле үзидарә бурычларын үтәүдә шәһәрләрнең иң яхшы идарә тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату, шулай ук Россия шәһәрләрен федераль, төбәк һәм муниципальара дәрәҗәләрдә уңай күрсәтү.
V Халыкара форум үз мәйданчыгына унай тәҗрибә белән уртаклашу өчен Россия муниципаль берәмлекләре вәкилләрен, аларның ерак һәм якын чит илләрдәге хезмәттәшләрен җыяр дип көтелә.
Форум кысаларында шәһәр идарәсенең киң даирә мәсьәләләренә: икътисад, финанслар, бюджетара мөнәсәбәтләр, инвестицияләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль сәясәт, экология, мәгълүмати технологияләр, халыкара эшчәнлек, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәни үзенчәлек һәм шәһәрләр тәңгәллегенә кагылышлы тематик секцияләр уздырылачак.
Форум программасы проекты һәм катнашуга гариза ( Excel форматында тутырыла).