Эшкуарлар Россиядәге татар авыллары үсешендә мөһим урын тота. Бүген Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте, дип яза “Татар-информ” МА. “Сезнең кебек эшкуарлар булмаса, татар авылларының киләчәге юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, авыл татарлар өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә нигез булып тора.
Республика башлыгы чыгышларның күпчелеге татарча булган өчен делегатларга рәхмәтен белдерде. Туган телне саклау эшендә бик күп нәрсә кешенең үз теләгенә һәм үсеп килүче буын күз алдында лаеклы мисалга бәйле, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. “Мөмкин кадәр күбрәк татарча сөйләргә, хаталардан оялып тормаска кирәк. Сез бит унышка ирешкән кешеләр, күпләр өчен үрнәк. Сезгә карап башкалар да татарча сөйли башлар. Әгәр без телебезне кадерләмәсәк, ул кемгә кирәк булыр соң?” – диде ул.
“Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узган бу чара «Рәсми Татарстан” сайтында – www.http://tatarctan.ru/ онлайн трансляцияләнде. Форумда илнең 38 төбәгеннән кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси йорт хуҗалыкларының 750дән күбрәк вәкилен катнашты. Иң күп санлы делегацияне Башкортостан Республикасы җибәргән. Шулай ук җыенга Мордовия Республикасы, Ульяновск, Самара өлкәләре һәм Россиянең башка субъектлары вәкилләре килде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үз эшен Татарстан башкаласында 1 мартта башлады. Җыен кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын, крестьян фермер хуҗалыкларын, умартачылыкны үстерү, әзер продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен биш мәйданчык оештырылды.
Кичә җыенда катнашучылар Әлки муниципаль районында булды, анда татар авылын комплекслы үстерү гамәле һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән таныштылар, шулай ук эшлекле багланышларны җайга салу мөмкинлеге алдылар.