Санкт-Петербургта инклюзив мәдәни каникуллар узачак

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2018 елның 24-31 мартында Санкт-Петербургта “Инклюзив мәдәни каникуллар” программасы кысаларында инклюзив һәм махсус белем бирүне үстерүгә, каникулларда күрү буенча инвалид балалар ялын һәм аларны савыктыруга, социаль-мәдәни тернәкләндерүгә юнәлтелгән байтак чаралар узачак.
Программада катнашуга күз күрүләре бозылган, шул исәптән инвалид балалар да, 11-16 яшьлек сәламәт балалар да чакырыла. Алар педагоглар, ата-аналар, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр һәм иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм лидерлары җитәкләгәг делегацияләргә берләшкән булырга тиеш.
Программа Россия Федерациясе Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча комиссиянең җәмгыять мәдәни тормышында инвалидларны катнаштыру өчен шартлар булдыру Эш төркеменең инвалид балаларның җәйге һәм каникуллардагы ялы һәм аларны савыктыру өлкәсендә инклюзив программаларын гамәлгә ашыру практикасын киңәйтү зарурлыгы турындагы карарын үтәү йөзеннән тормышка ашырыла. 
Программа күрү сәләте бозылган балалар өчен “К.К.Грот исемендәге 1нче мәктәп-интернат” базасында гамәлгә ашырыла. Монда күрүләре бозылган балаларга комплекслы ярдәм итү буенча Федераль ресурс үзәге төзелгән. Программа үз эченә Санкт-Петербург шәһәренең истәлекле урыннарында һәм мәдәни объектларында булу, Россиянең атказанган артисткасы Диана Гурцкая иҗади музыкаль мастер-классында катнашу кебек чараларны ала. 
Шулай ук 2018 елның 29 мартында Санкт-Петербургта “Евразия киңлекләрендә инклюзив мәгариф: граждан җәмгыяте институтлары роле” Халыкара семинар киңәшмәсе була. Семинар программасы кысаларында “Белем бирүне оештыруны үстерүдә социаль партнерлыкның роле” мастер-классы һәм Евразия советының күрүләре бозылган балаларга ярдәм конференциясе үткәрү күздә тотыла.
Чараларда катнашуга гаризалар 19 мартка кадәр кабул ителә. Чаралар турында җентекле мәгълүмат һәм гариза формасы inclusion.space/ Интернет сайтында урнаштырылган, оештыру комитетының элемтәгә керү телефоны: (495) 978-43-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International