Бүген “Татарстан” ДТРК телестудиясендә республика муниципаль җәмәгатьчелеге тормышы һәм эшчәнлеге турында “Җирле Советлар вакыты” айлык телетапшыруының икенче чыгарылышы яздырылды. Ул гадәттәгечә “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында 17 мартта эфирга чыгачак. Тапшыру җирлекләрдә быел гыйнвар аенда башланган гражданнар җыеннарына һәм район Советлары хисап сессияләренә багышлана.
Телепроектны алып баручы Дмитрий Второвта бу юлы кунакта - “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районының Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм Нурлат муниципаль районының Якушкино авыл җирлеге башлыгы Насыйбулла Хәмидуллин.
Исегезгә төшерәбез, “Җирле Советлар вакыты” программасын “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе иҗади төркеме “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм муниципалитетлар белән тыгыз бәйләнештә әзерли. Телетапшыруның премьерасы республика муниципаль җәмәгатьчелеге алдында быел торган бурычларга багышланган иде. Аны телетамашачылар 2018 елның 17 февралендә күрде. Тапшыруның язмасы белән биредә танышырга була.