Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәменә багышланган тантаналы чара булды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясеннән чарада аның Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.
Бәйрәм чарасына күп балалы аналар, шулай ук уллыкка-кызлыкка алган балаларын тәрбияләүчеләр, төрле җитештерү тармакларында эшләүчеләр, бала тәрбияләүдә һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен бүләкләнгән хатын-кызлар чакырылган иде.
Михаил Бабич хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлап, аналарга бәхет, барлык хатын-кызларга ана булу бәхете теләде, үз ир-атларына һәрвакыт ышанырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов исә залдагыларга татар телендә мөрәҗәгать итте. “Без сезнеке ише гаиләләр белән, сезнең белән горурланабыз, сез күпләр өчен үрнәк!” – диде ул, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Театрда җыелычулар бәйрәмгә әзерләнгән бик матур концерт программасы карады. Шулай ук бүләкләр дә бирелде.