Казанда “Сайлаулар – 2018” вәзгыять үзәге ачылды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Казанда 5 марттан башлап “Сайлаулар – 2018” вәзгыять үзәге эшли. Аны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм “Чиста сайлаулар өчен” күзәтчеләр корпусы  оештырды.
Үзәк 19 мартка кадәр эшләячәк һәм 2018 елдагы Президент сайлауларын Татарстан территориясендә үткәрүгә мониторинг уздырачак.
Бу хезмәт Социаль һәм гуманитор белемнәр институты бинасында урнашты. Үзәктә 50ләп яшь кеше онлайн режимда кергән шикаятьләрне күзәтеп тора һәм аларга күрелгән чарларга актлар төзи. Хокук бозулар турында  8-800-737-77-66 номерлы телефон буенча кайнар линиягә хәбәр итәргә була.
Шикаятьләр һәм аларга чара күрү буенча барлык мәгълүмат белән онлайн режимда “Хокук бозулар картасы”нда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International