Марат Гафаров Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе булды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Бүген Иске Чүпрәле авылында Чүпрәле муниципаль районы Советының 25нче утырышы булды. Аның барышында депутатлар бертавыштан Марат Гафаровны муниципалитетның Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына сайладылар. 
Үз эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләгәндә Марат Гафаров беренче чираттагы бурычлары итеп район халкын эчәр су белән тәэмин итүне, юллар төзүне, өстәмә эш урыннары булдыру өчен инвесторлар җәлеп итүне, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне санавын билгеләп үтте.
“Безнең бурыч – барлык республика, федераль программаларда катнашу һәм өстәмә инвестицияләр җәлеп итү. Шулай ук импортны алмаштырырлык товарлар җитештерү өстендә эшләячәкбез,”– диде басым ясап Марат Гафаров.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев катнашты, дип яза Чүпрәле муниципаль районы рәсми сайты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International