Россиядә авыл старосталары институты торгызыла

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Авыл старостасы – кече авыллар  җәмәгать тормышының җирле үзидарә системасында башкарма һәм күрсәтмә бирү хакимияте функцияләрен бергә алып баручы институт. Старосталарның төп бурычы – халыкның җирле үзидарәне тормышка ашыруда катнашуына булышлык итү.
Әлеге институт Россия җирле үзидарәсенең хәзерге заман гамәле өчен яңа түгел, аның аякка басуы XX гасырның 90нчы елларындагы муниципаль реформа чорында ук башланды. Бүген Россиядә җирле хакимият эшчәнлегендә авыл старосталары көчен куллану буенча күпьеллык тәҗрибә туплаган өлкәләр бар. Шуларның берсе - Владимир өлкәсе. Авыл старосталарын беренче сайлаулар биредә 1995 елның көзендә булып узган.
Хәзер муниципаль хакимият дәрәҗәсендә авыл старосталары институты киңәя бара. Әлеге институтның Россиядә ничек эшләве турында монда белергә була. 
Рязань өлкәсе Сасовский муниципаль районы Гавриловское авыл җирлеге торак пунктлары старосталары турында Нигезләмә.
Тула өлкәсе Климовский муниципаль районы Епифанское муниципаль берәмлегендә старосталар турында Нигезләмә.
Чуваш Республикасы Урмар районы Большеяниковский авыл җирлеге торак пунктлары старосталары турында Нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International