Татарстан авыл җирлекләрендә агымдагы елның гыйнвар уртасында башланган гражданнар җыеннары ахырына якынлаша.
Шушы көннәрдә халыкның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән очрашулары Яңа Чишмә муниципаль районында тәмам булды. Аларда 80нән күбрәк көн кадагында булган мәсьәлә күтәрелде. Башлыча, алар авыл эчендәге юллар һәм урамнарны төзекләндерүгә, сөт өчен түләүгә, суүткәргечләрне тәртипкә китерүгә, иясез этләрне тотуга кагыла, дип хәбәр итә “Шешминская новь” газетасы.
Биектау муниципаль районында гражданнарның 2018 елдагы соңгы җыены Биектау авыл җирлегендә булды. Чара барышында районның һәм җирлекнең 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Россия Президенты сайлауларын оештыру һәм үзарасалым программасын гамәлгә ашыру турында да сүз булды. Узган елда муниципалитетта үзарасалым буенча референдум гражданнарның бик аз килүе (18 процент) аркасында булмый калган иде.
Тәтеш муниципаль районының Килдеш авыл җирлегендә гражданнарның күптән түгел булган җыены турындагы сюжетны монда карарга була.