Татарстанда авыл җирлекләре башкарма комитетларының 30 бинасына капиталь ремонт бара. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
2018 елда урыннарда авыл җирле үзидарә органнарының 38 административ бинасын яңарту планлаштырыла. Моннан тыш, башкарма комитетларның 10 яңа бинасы корылачак. Бу максатларда республика бюджетында 100 миллион сум акча каралган.
Исегезгә төшерәбез, программа 2016 елда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе инициативасы буенча башланган иде. Бу чорда авыл җирлекләрендә башкарма комитетларның 120 бинасы яңарыш кичерде. 2017 елда әлеге программа кысаларында яңа административ объектлар да төзелә башлады. Узган елда 11 шундый бина корылды. Ике елда программаны гамәлгә ашыруга 200 миллион сум бюджет акчасы тотылды.