Татарстанда намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү Республика фонды булдырылды. 9 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле Указга кул куйды. Фонд “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2004 елның 27 декабрендәге 69-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыруда катнашучы махсуслаштырылган оешма функцияләрен үтәячәк.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, фондның кураторы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булачак. Республика Хөкүмәтенә яңа фондның гамәлгә куючысы функцияләрен башкарачак вәкаләтле органны билгеләргә кушылды. Моннан тыш, Татарстан Министрлар Кабинеты алданрак төзелгән Республика ярдәм фондының гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертергә тиеш – әлеге фонд фәкать алданган кертемчеләргә булышлык өчен җаваплы булачак.
Татарстанда бүген 122 төзү оешмасы тулаем мәйданы 3,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән 365 объектны торгыза. Алар буенча 28,7 мең өлешләп катнашу килешүләре теркәлгән, гражданнарның 69,7 миллиард сум акчасы җәлеп ителгән. 2018 ел башына 35 өлешләп төзү объекты проблемалы санала, аларның күбесе Казанда урнашкан.