Татарстанның 1005 сайлау участогы видеокүзәтү системалары белән җиһазланган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде, дип яза “Татар-информ” МА.
“Россия Президентын сайлаулар вакытында республикада 2882 сайлау участогы эше оештырыла. Аларның 42се сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазланган. Ә 149 сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары куелган,” – дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов.
Аның сүзләренә караганда, сайлау участокларын видеомониторинглау системасы nashvybor2018.ru сайтында 18 март көнне иртәнге 7дән эшли башлаячак. Видеокамералардан алынган сурәт сайлау нәтиҗәләрен рәсми игълан иткән көннән алып өч ай дәвамында саклана. Видеокамералар урнаштырылачак участокларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучылар санына карап билгеләде. Шулай ук бу система аша теләсә-кем территориаль сайлау участокларында сайлаучыларның тавышларын санау процедурасын онлайн режимда күзәтә алачак.
Сайлаулар-2018 вакытында килеп чыккан гадәттән тыш очракларны Татарстанда махсус Үзәк хәл итәчәк. Ул 16-20 март көннәрендә тәүлек буе эшләячәк.