Республикабыз муниципаль районнарында эшлекле климат торышын кабат өйрәнәчәкләр

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча совет бу язда республиканың барлык муниципаль районнарында эшлекле климатны икенче тапкыр өйрәнә башлаячак. Урыннарда бизнес-мохитне өйрәнү быелгы җәйдә тәмамланырга тиеш, диде “Татар-информ” МАна биргән интервьюда Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча совет беренче тапкыр муниципаль районнар рейтингын 2017 елда төзегән иде. 5 меңләп эшкуарны сораштырып белешкән тикшеренүне MAGRAM Market Research халыкара агентлыгы уздырды. Дүрт айга диярлек сузылган анализ нәтиҗәләре октябрь аенда ведомствоның киңәйтелгән утырышында игълан ителде. Ул чакта рейтинг лидерлары Биектау, Теләче һәм Кукмара муниципаль районнары булды. Исемлек ахырында Аксубай, Кама Тамагы һәм Зеленодольск районнары иде.
“Чыннан да, эшкуарларның күп кенә проблемалары муниципаль дәрәҗәдә ята. Миңа бизнес-омбудсмен буларак мөрәҗәгать итүләрнең иң күбесе муниципаль хакимияткә карый,” – дип ассызыклый “Татар-информ” МА әңгәмәдәше.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International