Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Тәтеш муниципаль районында булды. Сәфәре барышында ул муниципалитетның социаль һәм спорт өлкәсе хезмәт коллективлары җыелышларында катнашты. Аларда 2017 елда тармаклар эшенә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Бу чараларда муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.
Җыелышларда чыгыш ясап, Әгъзам Гобәйдуллин тәтешлеләрне кыскача Татарстанда хәзерге социаль-икътисади хәл белән таныштырды һәм республикабызны киләчәктә үстерүнең стратегик планнары турында сөйләде.