Татарстанда “Үлемне кая сатуларын хәбәр ит!” акциясе башланды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

12-23 мартта Татарстанда “Үлемне кая сатуларын хәбәр ит!” акциясе бара, дип яза Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) мәтбугат хезмәте. 
Татарстан буенча ЭЭМ кешеләрне наркотик матдәләр һәм психотроп чаралар тарату белән бәйле барлык фактлар турында эчке эшләр органнарының территориаль бүлекләренә яки Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның кизү тору бүлегенә хәбәр итәргә чакыра.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ышаныч телефоны – (843) 291-20-02 буенча тәүлек әйләнәсе мәгълүмат бирергә була.
Республика наркология диспансеры ышаныч телефоны - (843) 272-33-13.
Тыелган препаратлар әйләнеше фактлары турында мәгълүматны полиция хезмәткәрләре көн саен кабул итә, бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмаячак. Узган елда акция вакытында республикабыз эчке эшләр органнары ышаныч телефоннарына 406 хәбәр килде. Аларны тикшерү барышында хокук саклаучылар 163 административ бозуларны ачыклады һәм 71 җинаятьне ачты, бер притонны яптылар һәм 7 килограммнан артык наркотикны тартып алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International