Кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча иң яхшы проектларны премияләү кагыйдәләре расланды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсы уздыру кагыйдәләрен раслады.
“Бу шәһәрләр данлыклы тарихлы гына түгел, ә яшәргә дә уңайлы булырга тиеш. Шуңа күрә конкурс өчен проектлар төзегәндә хакимият җирле халыкны җәлеп итәргә тиеш. Конкурс нәтиҗәләре буенча без төзекләндерү һәм уңайландыру буенча иң яхшы проектлар тапшырган муниципаль берәмлекләрне бүләкләячәкбез һәм аларга акча җибәрәчәкбез. Акчалар әлеге идеяләрне гамәлгә ашыруга тотылырга тиеш. Тулаем алганда, без премияләргә 5 миллиард сум чамасы сарыф итәргә уйлыйбыз, алар Хөкүмәт резервларыннан алына,”– дип ассызыклады Дмитрий Медведев 12 мартта вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.
Исегезгә төшерәбез, быел февраль аенда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында катнашучылар белән очрашудан соң Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә агымдагы елдан башлап иң яхшы проектларга ярдәм сыйфатында ел саен кимендә биш миллиард сум акча бүлеп бирүне йөкләгән иде.
Агымдагы елда әлеге конкурста 60 шәһәр җиңеп чыгар дип көтелә. Кече шәһәрдә паркны, скверны, мәйданны яисә урамны уңайлап төзекләндерү проектын тормышка ашыруга һәр грант 30 дан 100 миллион сумга кадәр булачак, тарихи җирлекләр 50 миллион сумга кадәр акчага исәп тота ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International