Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү сайтында төбәктә яшәүчеләргә парклар, скверлар, мәйданнар һәм башка иҗтимагый киңлекләрне уңайлы итеп төзекләндерү буенча шәхси теләкләрен әйтергә мөмкин булган яңа опция барлыкка килде. Россиядә мондый инициатива беренче тапкыр тормышка ашырыла, дип яза “Татар-информ” МА.
Сайтның баш битендәге “Ачык Татарстан” бүлегендә “Халыктан сораштыру” өстәмә битен сайлап, теркәлгән файдаланучылар онлайн-сорашу режимында 21 майга кадәр нәкъ менә үзе өчен актуаль территорияне уңайлау өчен тавыш бирә ала. Нәтиҗәләр анализланачак һәм иң зур тавыш җыйган объектлар иҗтимагый киңлекләрне 2019 елда төзекләндерү республика программасына кертеләчәк. Нәтиҗәләр июньнең соңгы ункөнлегендә игълан ителәчәк.
Әмма хәзер үк инде сервиста якындагы биш елга, 2022 елга кадәр, төзекләндерү өчен объектлар (216 иҗтимагый киңлек) исемлеге бар.