Чаллы шәһәрендә капиталь ремонттан соң ике балалар поликлиникасы ачылды 

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 14 март көнне, Чаллы шәһәрендә капиталь ремонттан соң 4нче һәм 6нчы балалар поликлиникалары ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты, дип хәбәр итә Автоград мэриясе мәбугат хезмәте.
Поликлиникаларны яңартуга акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелде. Җирле бюджет дәвалау учреждениеләре территориясен төзәкләндерүне финанслады.
Балалар поликлиникаларын капиталь ремонтлау барышында  керү-чыгу зоналары, тәрәзә һәм ишек блоклары, коммуникацияләр, электр белән тәэмин итү һәм җилләтү системалары алыштырылды, яңа идән җәелде, биналарның эчке бизәлеше яңартылды. Хезмәткәрләрнең эш урыннары, процедура, бәйләү кабинетлары санитария нормаларына туры китерелде. Моннан тыш, ике поликлиникада да логистика үзгәрде. Һәр учреждениедә “Уңайлы мохит” программасы буенча эшләр башкарылды. Ике поликлиникага да яңа медицина җиһазлары сатып алынды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге вакытка Чаллының барлык балалар поликлиникаларында ремонт тәмамланды. Быел Автоградта йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь төзәкләндерү башланачак. Туберкулезга каршы һәм наркология диспансерлары филиалларын ремонтлауга 500 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International