Казан федераль университеты клиникасы табиблары Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәчәк. Бүген бу хакта КФУ, Университет клиникасы, Үзәк район хастаханәсе һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты арасында тиешле килешү имзаланды. Берничә ай элек шундый ук документ КФУ табибларының Апас муниципаль районы халкы алдындагы йөкләмәләрен беркеткән иде. Тәҗрибә уңышлы һәм башкалар өчен дә кирәкле булды.
“Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләргә Университет клиникасы күрсәтә торган югары технологияле ярдәмнең барлык төрләрен тәэмин итү мөмкинлеге күздә тотыла. Без райондагы хезмәттәшләргә гамәли һәм методик ярдәм, хезмәттәшләрне мастер-класслар үткәргәндә төркемнәр составына кертү турында сөйлибез, болар тулаем ватандашларыбыз сәламәтлеге мәнфәгатьләрендә медицина җәмәгатьчелегенең үзара аңлашуын һәм аралашуын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк,” – дип аңлатты килешүнең асылын КФУ Университет клиникасы баш табибы Альмир Абашев.
Кул кую церомониясе Тәтеш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре белән киңәшмә кысаларында булды. Аның эшендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты. Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре барышында республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы шулай ук төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь өлкәсе хезмәт коллективлары белән очрашты.