Татарстанда Россия Президентын сайлауларда 49 мең 18 яшьлек сайлаучы катнашачак. Ә барлыгы төбәктә 18-35 яшьләрдәге 800 мең яшь сайлаучы бар, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.
“18 мартта бездә беренче тапкыр тавыш бирүче 49 мең кеше булачак. Аларның беренче сайлауларына без индивидуаль чакырулар җибәрдек. Ә сайлау участокларында аларны сувенирлар: значоклар, брелоклар, паспорт тышлыклары көтә. Яшь сайлаучыларның күңеленә бу хуш килер дип уйладык,”– ди Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда.
Аның сүзләренә караганда, һәр районда сайлау участокларында 18 яшьлек сайлаучылар бу мини-бүләкләрдән тыш, шәхси сувенирлар да алачак.