Казанда бер ел реконструкцияләүдән соң цирк ачылды 

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Казанда бер ел реконструкцияләүдән соң танымаслык булып үзгәргән цирк тамашачыларны кабул итте. “Фиеста” дигән тамашаны беренче булып Татарстан муниципаль районнарыннан күп балалы гаиләләрдән 1,5 мең бала карады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Капиталь төзекләндерүдән соң циркның беренче тамашачылары республиканың барлык районнарыннан үрнәк зур гаиләләр булырга тиеш, дигән карар кабул иттек. Гаилә теләсә-кайсы илнең, субъектның нигезе ул, һәм без сезнең белән горурланабыз, безнең өчен сезне монда кабул итү зур дәрәҗә,” – диде Рөстәм Миңнеханов, тантанага җыелганнарны шатлыклы вакыйга белән котлап. 
Ул бүген Казан циркының барлык замана таләпләренә туры килүен басым ясап әйтте һәм проектлаучыларга, төзүчеләргә, башка белгечләргә рәхмәтен белдерде.
“Кыска гына вакыт эчендә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе дә капиталь ремонтланды. Бу зур программага без 1 миллиард сум диярлек сарыф иттек, һәм бүген цирк ишекләрен ача,”– диде Президент.
Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов Казан циркы коллективына цирк сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Аны Дамир Шәрифуллин кабул итеп алды, дип яза Казанның рәсми порталы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International