18 мартта, якшәмбе көнне булачак Россия Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә видеочыгыш белән мөрәҗәгать итте. Ул татарстанлыларны алда торган зур сәяси вакыйгада актив катнашырга чакырды.
“Россия Президентын сайлап, без тынычлык һәм иминлек, Россиянең күәтен һәръяклап ныгыту өчен тавыш бирәбез. Сайлау участокларында очрашырбыз. Безнең ил, безнең Президент, безнең сайлау!” – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.