17 мартта “Россия 1” каналында “Җирле Советлар вакыты” программасының икенче чыгарылышы булачак

2018 елның 16 марты, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
17 мартта “Россия 1” телеканалында республика муниципаль җәмәгатьчелеге тормышы һәм эшчәнлеге турындагы “Җирле Советлар вакыты” программасының икенче чыгарылышы эфирга чыгачак. Ул җирлекләрдә гражданнар җыеннарына һәм район Советларының хисап сессияләренә багышланган. Тапшыруның вакыты 08 сәгать 45 минутта. Шул ук көнне 18 сәгать 35 минутта тапшыруны “Россия 24” телеканалы кабат күрсәтәчәк. 
Телепроектны алып баручы Дмитрий Второвның кунаклары бу юлы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районының Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм Нурлат муниципаль районының Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин булачаклар.
Исегезгә төшерәбез, “Җирле Советлар вакыты” программасын, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм республика муниципалитетлары белән берлектә, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе әзерли. Телетапшыруның премьера чыгарылышы республика муниципаль җәмәгатьчелеге алдында агымдагы елда торган бурычларга багышланган иде. Тамашачылар аны 2018 елның 17 февралендә күрде. Программа язмасы белән монда танышырга була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International