Алабуга муниципаль районында яңа клуб һәм биологик чистарту корылмасы ачылды

2018 елның 17 марты, шимбә

Кичә, 16 марта, Алабуга муниципаль районының Тарловка бистәсенә ике шатлык бергә килде. Монда тантаналы шартларда республика бюджеты исәбеннән капиталь ремонтланган биологик чистарту корылмасы һәм муниципаль программа кысаларында төзелгән 70 урынлык авыл клубы ачылды.
Бистәдә яшәүчеләрне яңа мәдәният обьекты белән котлап, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов аның райондагы җирле бюджет исәбенә торгызылган җиденче клуб булуын билгеләп үтте.
«Зур шәһәрдә туган як гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу авыр, ә менә авылда бу җиңелрәк. Һәм бу эштә клуб мөһим роль уйный. Бу клуб зурларны гына түгел, Тарловка балаларын да тартып торсын, озын гомерле булсын,» – диде Геннадий Емельянов, дип яза «Татар-информ» МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International