Казанда беренче тапкыр панкратион буенча Россия беренчелеге уза

2018 елның 17 марты, шимбә

15-19 мартта Казанда беренче тапкыр панкратион буенча Россия беренчелеге уза. Турнирда илнең 42 төбәгеннән 800дән артык спортчы катнаша. Алышлар “традицион” һәм “классик” бүлекләрдә үтә.
Ярышлар кичә тантаналы төстә “Бустан” спорт комплексында ачылды. Анда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе, Татарстан Республикасы Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
“Казанның Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларын беренче генә уздыруы түгел. Татарстан спортчылары төрле дәрәҗәдәге турнирларда күп тапкырлар югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Бу чемпионат та яшь спортчылар өчен киләчәк җиңүләргә ирешүдә бер баскыч булачагына шикләнмим. Бүген чыгыш ясаучыларга матур көрәш күрсәтүләрен, ә судьяларга - гадел хөкем итүләрен телим,” – дип басым ясап әйтте республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы, спортчыларны сәламләп.
Шунысын да билгеләп үтик, Татарстан Республикасы җыелма командасы ярышларда барлык үлчәм һәм яшь категорияләрендә диярлек катнаша.
Ярышларның турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.

“Татар-информ” МА материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International