Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты

2018 елның 17 марты, шимбә

Урыннарда барлык тормыш тәэмин итү объектлары: пар казаны бүлмәсе, су алу, чистарту корылмалары, газ белән тәэмин итү системасы ышанычлы эшләргә тиеш. Татарстан Хөкүмәте йортында булган традицион киңәшмә барышында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Ул республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты һәм муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын һәм җиһазларын тулы инвентарьлаштыруны  йөкләде.
Әлеге киң колачлы ревизиянең сәбәбе Казандагы Портовая урамындагы 17 йортта пар казаны бинасында бүгенге шартлау булды. Инцидент нәтиҗәсендә бинаның урта өлеше һәм 60 квадрт метр мәйданда түбәсе өлешчә ишелде. Зыян күрүчеләр һәм һаләк булучылар юк. 1600ләп кеше, шул исәптән 320 бала җылыдан мәхрүм калды.
Торгызу эшләренә 77 кеше һәм 19 техника берәмлеге җәлеп ителде. Бишәр катлы 12 йорт һәм бер балалар бакчасы агымдагы көн ахырына кадәр үк җылылык белән тәэмин ителергә тиеш. Фатирларда температура артык түбәнәйгән очракта, кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен Универсиада Авылында 500 урын, “Татарстан” кунакханәсендә – 200 урын әзерләнде. Вакытлыча күченү өчен кешеләр “Иске шәһәр” идарәче компаниясе диспетчерларына (843) 205-35-37 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Мондый хәлләр кабатлануны булдырмас өчен, бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак пунктларны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды. Бу чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Татарстан Президенты һәм Казан мэриясе матбугат хезмәтләре материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International