Татарстанда 12 сәгатъкә Россия Президентын сайлауларда барлык сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш бирде. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов мәгълүматы буенча әлеге күрсәткеч 2012 елда булган Россия Президентын сайлаулардагыдан артып китә. Ул вакытта көн уртасына сайлауларда 35,45 процент халык катнашкан булган, дип яза «Татар-информ» МА.
Сайлаучыларның иң зур активлыгы бүген Аксубай, Кайбыч, Апас, Арча, Әтнә, Балтач һәм Чупрәле муниципаль районнарында теркәлә. Иң аз тавыш бирү – Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендә.
Сайлауларда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе хезмәткәрләре актив катнаша.