“Җирле Советлар вакыты” программасының икенче чыгарылышы эфирга чыкты

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

17 мартта “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларында республика муниципаль җәмәгатьчелеге эшчәнлеге турында “Җирле Советлар вакыты” айлык программасының икенче чыгарылышы эфирга чыкты. Ул җирлекләрдә гражданнар җыеннарына һәм район Советларының хисап сессияләренә багышланды.
Телепроектны алып баручы Дмитрий Второвның кунаклары бу юлы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районының Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм Нурлат муниципаль районының Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин булдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Җирле Советлар вакыты” программасын, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм республика муниципалитетлары белән берлектә, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе әзерли. Телетапшыруның премьера чыгарылышы республика муниципаль җәмәгатьчелеге алдында агымдагы елда торган бурычларга багышланган иде. Тамашачылар аны 2018 елның 17 февралендә күрде. Программа язмасы белән монда танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International